Буа интернат-йорты шәфкать туташы хезмәттәшләре өчен дәрес үткәрде

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә «Карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәткәрләр өчен укыту дәресләре үткәрелде. Тренер сыйфатында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина катнашты. Ул «Авыру яки өлкән яшьтәге кешене карау нигезләре» темасына дәрес үткәрә. Укытуның максаты – аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны караучы хезмәткәрләрнең компетенция дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International