ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге директоры Антон Агафоновка «беренче категорияле спорт судьясы» квалификация категориясе бирелде. 

Патриотик тәрбия кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән «Җиңү символлары» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараның максатлары ил тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, ватанпәрвәрлек, үз халкың өчен горурлык хисе формалаштыру, әхлакый-патриотик хисләрне ныгыту иде.

«2014-2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче социаль участогында тренинглар үткәрде. Чарада 26 яшүсмер катнашты.

17 майда Казан шәһәренең Совет районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге идарәсендә 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнар өчен ачык ишекләр көне узачак.

2023 елның июнь-июль айларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен белем мәгариф-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабы узачак. 

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Федотовка авылыннан социаль хезмәткәре Людмила Васильева «Сугыш геройлары» дигән темага утырыш оештырды. Чараны мәктәп укучылары-волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучының кызы Евдокия Сәйфуллина йортында үткәрделәр.

«Жить вместе» хәйрия фонды оештырган «Жить вместе» премиясе гражданлык инициативасы күрсәтүче, берләшмәләргә берләшкән һәм социаль проблемаларны хәл итүче, мәдәни традицияләрне үстерүче, мирасны саклаучы, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүче, мохтаҗларга ярдәм итүче битараф булмаган кешеләрне эзли һәм аларга ярдәм итә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында хокукый ярдәм көне үткәрәчәк. Ул 24 майда 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Кави Нәҗми урамы, 2/39 йорт (Вахитов районы, Россия Социаль фонды бүлекчәсе бинасы).

Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында приют тәрбияләнүчеләренең махсус хәрби операция ветераннары белән очрашуы узды.

11 майда Министрлыкның Республика ресурс үзәгенең симуляция классы базасында Татарстан Республикасы социаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм карауга мохтаҗ инвалидларны карау нигезләре» темасына укулар узды. Аны Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе җитәкчесе, региональ тренер Резеда Габдрахманова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International