12 майда Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионат ярышлары узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Азалия Яфясова «Вокал» юнәлеше буенча «Башкаручы осталыгы» компетенциясендә 1 урын алды.