Менталь тайпылышлары булган балаларны Россия халыклары мәдәнияте белән таныштырдылар

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Үз илебез тарихына мөрәҗәгать итү аша милли үзаң формалаштыру максатыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Россия халыкларының төсле келәме» дигән чара уздырылды. Менталь тайпылышлары булган балалар өчен «Параллель» программасы кысаларындагы чара ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Гаилә белән эшләү буенча белгеч Любовь Тверитина балаларга Россия халыкларының күпкырлы, гаҗәеп һәм кабатланмас мәдәнияте турында сөйләде, милли җырлар, биюләр һәм халык музыка кораллары белән таныштырды. Балалар рәхәтләнеп биюләр башкардылар, музыка коралларында уйнарга тырыштылар. Дәреснең иң кызыклы өлеше «Төсле келәм» эшләнмәсе ясау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International