Сигез казанлы эш бирүче көне йомгаклары буенча эшкә юллама алды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында 12 майда Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә эш бирүче көне узды.

Дәгъвачыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: В категорияле машина йөртүче, почтальон, банк хезмәткәре, кассир, механика җыю эшләре слесаре, металл буенча буяучы, фрезерлаучы, инженер-конструктор, ярдәмче эшче, ЧПУ белән станоклар операторы, сак-янгын сигнализациясе электромонтеры, инженер-технолог, җыештыручы, эретеп ябыштыручы, слесарь-сантехник, склад мөдире.

Вакансияләр ярминкәсенә 83 кеше килгән иде. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. 8 казанлы эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International