Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар үткәрделәр.
Бәйрәм алдыннан педагог-психолог Ирина Матвеева «Минем гаиләм – минем таянычым» дигән балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре тренингы үткәрде. Дәреснең максаты – ата-аналар һәм балаларның уңай аралашу ысулларына, катлаулы тормыш ситуацияләреннән конструктив чыгу юлларына өйрәтү. Төрле биремнәр балалар һәм ата-аналарның үзара аралашуының төрле формаларын күздә тотты һәм алар арасында аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
15 майда стационар бүлек тәрбиячеләре Лилия Кашапова һәм Зөлфирә Нигъмәтҗанова «Барысы да гаиләдән башлана» дигән мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Кече яшьтәге тәрбияләнүчеләр белән көндезге бүлек тәрбиячесе Наталья Белова балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Шулай ук балалар үзәк белгечләре оештырган конкурсларда актив катнаштылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, үз гаиләләре турында сөйләделәр.