ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә иң яхшы социаль партнерларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан «Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» конкурсы уздырылды.

18 майда Казанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында VII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Яр Чаллының «Кояшкай» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен мәктәп кысаларында хезмәт инструкторы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен 3D-каләм белән эшләү буенча мастер-класс үткәрде.

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге 18 майда вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында узды.

Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында бик күп мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләнү уза. Алар барысы да учреждениегә сәламәтлекләрен яхшырту өчен киләләр. Медицина процедураларын алудан тыш, тернәкләнүчеләрнең үз сәләтләрен күрсәтү һәм ачу мөмкинлеге дә бар.

Югары Ослан муниципаль районында ведомство һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләр буенча профилактик рейд узды. Комиссия профилактиканың барлык субъектлары вәкилләреннән, шулай ук бу гаиләләрнең кураторларыннан – «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләреннән тора иде.

Май аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча региональ чемпионатка әзерләнә башладылар.

Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге базасында микрополяризация процедурасы үткәрелә. Бу 1мА кадәр даими ток тәэсире белән үзәк нерв системасының төрле өлешләренең функциональ халәтен үзгәртергә мөмкинлек бирүче дәвалау ысулы.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районының үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү эшен уңышлы дәвам итә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында яшь каратистларның – «КЭМПО» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучыларының күрсәткеч чыгышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International