ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар кеше тормышына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән чарада катнаштылар.

Республика оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасында XI «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды.

Пионерлар көнендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга Тәтеш муниципаль районы ветераннар хоры концерт программасын тәкъдим итте.

2023 елның июнь-июль айларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен белем мәгариф-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабы узачак. 

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» эш һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 29 875 тәшкил итте.

«2014–2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ата-аналар мәктәбендә тренинглар үткәрде. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче социаль участогында узган чараларда 22 ата-ана катнашты.

19 майда «ТИСБИ» Идарә университетында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионатның чираттагы этабы узды. Чемпионаттан тыш, эшлекле программа оештырылды, анда министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр, оешмалар вәкилләре, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләр чакырылды. Эшлекле программа кысаларында өч демонстратив-интерактив мәйданчык тәкъдим ителде – «Күрмичә», «Телсез диалог», «Бер командада».

3 нче «Балачак» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә концерт программасы белән килеп киттеләр.


19
май, 2023 ел
җомга

Бүген «Россия – Ислам дөньясы» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында KazanForum–2023 халыкара аш-су осталары кубогы узды. Ярышлар кысаларында шулай ук «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән әзерли» дигән социаль әһәмиятле чара уздырылды. Халыкара чарада катнашучыларны, конкурсантларны, оештыручыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде.

19 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International