Социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турнирына йомгак ясалды

2023 елның 19 мае, җомга

18 майда Казанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында VII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Ел саен турнирны үткәрү яхшы традициягә әверелде. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара, ә аларның күбесе инде беренче ел гына катнашмый. Быел иң яшь катнашучыга 10 яшь, иң өлкәненә 84 яшь иде.

Турнирның биш туры нәтиҗәләре буенча судьялар коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде.

Өлкәннәр арасында шахмат буенча шәхси зачет:

1 урын – Немирский К. С., 43 яшь, Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Кормильцев В. В., 67 яшь, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;

3 урын – Сәфиуллин Ф. Ф., 67 яшь, Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.

Балалар арасында шахмат буенча шәхси зачет:

1 урын – Юмаев Д. Р., 11 яшь, Яшел Үзән районында «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Сахаутдинов К. Р., 12 яшь, Яшел Үзән районында «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Валеев А. А., 13 яшь, Чүпрәле районында «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Өлкәннәр арасында шашка буенча шәхси зачет:

1 урын – Пустынин Ю. Л., 66 яшь, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;

2 урын – Малихов В. М., 74 яшь, Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;

3 урын – Фаттахов Р. Ф., 75 яшь, Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.

Балалар арасында шашка буенча шәхси зачет:

1 урын – Федорова А. А., 16 яшь, Саба районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Ногуманова М. И., 14 яшь, Мамадыш районында «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Ибраһимов Д. Р., 15 яшь, Питрәч районында «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.

Турнир җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International