Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге 18 майда вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында узды.
Үз вакансияләрен дәгъвачыларга «Нефтеавтоматика» ӘКИ АҖ, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Альметьевское АПОПАТ» АҖ, «ТМС групп» ИК ҖЧҖ, «Сетевая компания» АҖ филиалы – Әлмәт электр челтәрләре, «СПП» ҖЧҖ («Вкусно и точка»), «Агроторг» ҖЧҖ, «Аякс» күчемсез милек агентлыгы, «МТС» ГАҖ, «Глэмпинг Бушидо парк» ҖЧҖ, Әлмәт районы буенча ТР Хәрби комиссариаты тәкъдим итте.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итте: слесарь-сантехник, токарь, биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, автомобиль йөртүче, территорияләрне җыештыручы, юрист, инспектор һ. б. Шулай ук чара барышында хәрби комиссариат вәкилләре ярминкәдә катнашучыларга контракт буенча хәрби хезмәт үтү мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Чарага килүчеләрнең район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында, шул исәптән өлкәннәр өчен дә, мәгълүмат алу, предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашу, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар иде. Кадрлар үзәге белгечләре мәшгульлек хезмәте күрсәткән хезмәтләр турында сөйләделәр.