«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә микрополяризация процедурасы үткәрелә

2023 елның 19 мае, җомга

Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге базасында микрополяризация процедурасы үткәрелә. Бу 1мА кадәр даими ток тәэсире белән үзәк нерв системасының төрле өлешләренең функциональ халәтен үзгәртергә мөмкинлек бирүче дәвалау ысулы.

Микрополяризациягә күрсәтмә булып ДЦП, төрле дәрәҗәдәге авырлыктагы спастик формалар, баш мие җәрәхәтләре, нерв-психик үсешнең тоткарлануы, укыту проблемалары һәм сөйләм үсеше бозылуы тора. Тернәкләндерү үзәге белгечләре әйтүенчә, микрополяризация – кирәкле медицина процедурасы, дәвалауның нәтиҗәсе беренче курстан ук күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International