Югары Ослан районында каникуллар вакытында яшүсмерләрнең мәшгульлеге турында фикер алыштылар

2023 елның 19 мае, җомга

Югары Ослан муниципаль районында ведомство һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләр буенча профилактик рейд узды. Комиссия профилактиканың барлык субъектлары вәкилләреннән, шулай ук бу гаиләләрнең кураторларыннан – «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләреннән тора иде.

Көн тәртибендә якынлашып килүче җәйге чорда балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре иде. Ата-аналарга һәм балаларга каникул вакытында куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук инструктаж үткәрделәр, буклетлар тапшырдылар.

Барлыгы дүрт торак пунктында булдылар. Чаралар белән 13 гаилә колачланды, аларда 24 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International