Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә иң яхшы социаль партнерларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан «Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» конкурсы уздырылды.
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мөрәҗәгать итте. Чарада шулай ук министр урынбасарлары Наталья Бутаева һәм Энҗе Нигъмәтҗанова, Министрлыкның Республика ресурс үзәге директоры Марина Горшунова, Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Ибраһимова, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Бүрәт республикасы профсоюз оешмасы рәисе Майя Махеева катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча дүрт төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.
Стационар типтагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре:
1 урын – директор Татьяна Краснова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Светлана Ильина – Кама Аланы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты социаль партнерлары;
2 урын – директор Резеда Гайнетдинова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Наилә Михеева – Дәрвишләр бистәсе психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йорты социаль партнерлары;
3 урын – директор Рәзинә Хисаметдинова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Динә Тимофеева – Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль партнерлары.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәкләре:
1 урын – директор Людмила Симонова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Светлана Сало – Зәй районында «Шатлык» ХСХКҮ социаль партнерлары;
2 урын – директор Ольга Пыжова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Субаева – Яшел Үзән районында «Рәхәт» ХСХКҮ социаль партнерлары;
3 урын – директор Наташа Сигаева, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Эльвира Сәфиуллина – Югары Ослан районында «Өмет утравы» ХСХКҮ социаль партнерлары.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре:
1 урын – директор Лилия Шагиева, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Альбина Косолапова – Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең социаль партнерлары;
1 урын – директор Татьяна Быданова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Альбина Миргалимова – Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең социаль партнерлары;
3 урын – директор Гөлнара Хәйбрахманова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Алинә Нуртдинова – Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең социаль партнерлары.
Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендәге республика үзәкләре һәм вакытлыча тору белән халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре:
1 урын – директор Зөлфия Ганиева, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Римма Гыйниятуллина – Баулы районында «Радость» («Шатлык») мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль партнерлары;
1 урын – директор Елена Старостина, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ольга Шаталова – Бөгелмә районында «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль партнерлары.
Республика конкурсында, шулай ук устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- директор Гөлназ Исакиева, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Эльвира Шәйхетдинова – Түбән Кама районында «Шәфкать» ХСХКҮ социаль партнерлары;
- директор Дмитрий Ларин, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Елена Коваленко – Яр Чаллы шәһәрендә «Перекресток» билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләрнең социаль адаптация үзәгенең социаль партнерлары;
- директор Азалия Зарипова, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лилия Рәхимова – Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль партнерлары;
- директор Альбина Гыйләҗева, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Бикмөхәммәтова – Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль партнерлары.