«Кояшкай» үзәгендә тернәкләнүчеләрнең ата-аналары өчен мастер-класс узды

2023 елның 19 мае, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен мәктәп кысаларында хезмәт инструкторы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен 3D-каләм белән эшләү буенча мастер-класс үткәрде.

Иҗади шартларда белгеч мастер-класс катнашучыларына бу заманча гаджетның примитив рәсемне шедеврга әйләндерүе турында сөйләде. Бу каләм кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтләрне үстерә.

Мастер-классның практик өлеше катнашучыларга зур рәхәтлек китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International