«Изгелек» үзәгендә сәләтле социаль хезмәт алучылар тернәкләнү уза

2023 елның 19 мае, җомга

Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында бик күп мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләнү уза. Алар барысы да учреждениегә сәламәтлекләрен яхшырту өчен киләләр. Медицина процедураларын алудан тыш, тернәкләнүчеләрнең үз сәләтләрен күрсәтү һәм ачу мөмкинлеге дә бар.

Шундый сәләтле социаль хезмәт алучыларның берсе – Рамил Гәрәев. Үзәктә беренче көннәреннән үк ул үзенең активлыгын иҗади юнәлештә күрсәтә. Үз тырышлыгы белән ул бик тиз чүлмәкче түгәрәгендә эшләргә өйрәнә.

17 майда Рамил Гәрәев «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында катнашты һәм катнашучы дипломы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International