Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында яшь каратистларның – «КЭМПО» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучыларының күрсәткеч чыгышы булды.
Чара башланыр алдыннан спорт мәктәбе тренеры Геннадий Бубнов чыгыш ясады. Көндезге тору бүлегенә килүчеләр сугышчан көрәшнең кеше сәламәтлеге һәм үсеше өчен файдасы турында белделәр. Аннары тернәкләнүчеләр спортчыларның чыгышыннан зур рәхәтлек алдылар.
«Карате сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тәрбияләү, үз-үзеңне контрольдә тоту, көч кулланмыйча җиңүгә ирешергә өйрәтү ысулы буларак популярлаша бара», – ди тернәкләндерү үзәге белгечләре.
Чарада 13 кеше катнашты.