Теләче районында 376 өлкән яшьтәге авыл кешесе медицина учреждениеләренә китерелгән

2023 елның 19 мае, җомга

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районының үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү эшен уңышлы дәвам итә. Вакытында профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру узу сәламәт озын гомерлелек чорын арттырырга һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

Ел башыннан медицина учреждениеләренә 376 кеше китерелгән. Милли проект ярдәмендә ерак торак пунктларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International