Шушы көннәрдә Казан технология һәм дизайн көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионатының «Тегүче» компетенциясе буенча ярышлары узды.
Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати эш алып баралар.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «История CRAFT» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Шөгер авылына экскурсия сәфәре оештырдылар. Анда балалар «Татнефть» ААҖ Нефть музеенда булдылар.
17 майда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар һәм яшүсмерләр өчен Түбән Кама электр челтәрләре «Сетевая компания» ААҖнең Зәй шәһәре филиалына экскурсия оештырдылар.
Кичә Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара булып узды. «Туган тел дөньясына сәяхәт» уены вакытында тәрбияләнүчеләр милли традицияләр, төрле милләт кешеләре арасында дуслык атмосферасына чумдылар, туган телләрен хөрмәт итәргә һәм онытмаска кирәклеген белделәр.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарны, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны һәм пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырылган.
«Иреклеләр – балаларга» XII Бөтенроссия акциясенең «Игелек сакчылары» проекты дәвам итә.
Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерүләрен дәвам итәләр. 18 майга портал аша 34 меңгә якын гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 20 694 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
«Инвалидларны социаль-тирәлек тернәкләндерү һәм социаль-көнкүреш адаптацияләү» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары кеше тормышының һәм эшчәнлегенең төрле өлкәләре турында белем алалар, аларга көнкүрештә һәм социаль мохиттә уңышлы җайлашырга мөмкинлек бирә торган практик күнекмәләр алалар.
Һөнәрләр һәм кызыклы уеннар кичәсе Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә узды. Педагог Марина Куликова белән бергә балалар һөнәрләрне карадылар, һөнәрләр һәм кораллар турында табышмаклар чиштеләр, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.