ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Светлана Савинова социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр белән Интернетта мошенниклык турында профилактик әңгәмәләр үткәрде.

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина «Балигъ булмаганнарның закон алдында җаваплылыгы» дигән чара үткәрде. Аның максаты – теге яки бу гамәлләр өчен яшүсмернең җаваплылык формалары турында яңа белемнәрне исәпкә алып, үз-үзләрен тотышы моделен аңлы рәвештә сайлауны формалаштыру.

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Шикле предметка тап булганда эш итү алгоритмы турында фикер алыштылар.

22 майда Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.

22 майда Казанның сукыр һәм начар күрүче балалар өчен 172 нче коррекция мәктәбендә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән дәрес узды. Чара тою, вак моторика һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән.


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен һөнәри юнәлеш экскурсиясе оештырды. «Каенкай» гипермаркетына экскурсия барышында яшүсмерләр сатучы-консультант, интерьер дизайнеры, келәтче кебек һөнәрләр белән таныштылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Резеда Габдрахманова, Рамилә Нургалиева һәм Альбина Габдрахманова 5 майдан 18 майга кадәр «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында квалификацияләрен күтәрделәр. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында узды.

«Абилимпикс» милли үзәге җитәкчесе Динә Макеева 19 майда Татарстан Республикасы региональ чемпионатының эшлекле программасының пленар өлеше чараларында катнашты. Чемпионат 5–30 майда Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Арчада, Лениногорскида, Бөгелмәдә, Нурлатта, Әлмәттә, Болгарда, Лаешта уза.

18 майда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чарада 14-18 яшьлек балигъ булмаган бала тәрбияләүче 26 хатын-кыз катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International