«Исток–Башлангыч» үзәгендә профилактик чара уздырылды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Шикле предметка тап булганда эш итү алгоритмы турында фикер алыштылар.

Чара халыкның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән иде. Катнашучылар белән түбәндәге сораулар каралды: шикле предмет табылса, нәрсә эшләргә кирәк, бу предметлар ничек маскировкалана ала, мондый ситуациядә үзеңне ничек тотарга һәм нинди гамәлләр башкарырга кирәк. Чарада катнашучыларның барысына да мәгълүмати белешмәлекләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International