Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Резеда Габдрахманова, Рамилә Нургалиева һәм Альбина Габдрахманова 5 майдан 18 майга кадәр «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында квалификацияләрен күтәрделәр. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында узды.
Укуны Казан медицина училищесы укытучылары, Республика ресурс үзәге һәм Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үткәрде.
Уку чаралары лекцияләр һәм практик дәресләр рәвешендә узды. Соңгыларында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарга өйдә һәм ярымстационар социаль хезмәт күрсәтү формаларында карау буенча хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруның уңышлы халыкара практикалары белән танышу күнекмәләре эшләнде һәм ныгытылды. Белгечләр мобиль булмаган гражданнар белән манипуляцияләр башкарганда кинестетика һәм биомеханика кагыйдәләрен үзләштерә алдылар.
Укуны тәмамлагач, белгечләр практиканы яхшы билгеләр белән тапшырды һәм алга таба урын өстендәге авыруларны караучы гражданнарны укытуны үткәрергә мөмкинлек бирүче тиешле документ алдылар.