Яр Чаллы кадрлар үзәгенең хатын-кызлар клубында яшүсмерләрнең җәйге мәшгульлеге турында фикер алыштылар

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

18 майда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чарада 14-18 яшьлек балигъ булмаган бала тәрбияләүче 26 хатын-кыз катнашты.

Утырышны кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова ачты. Беренчел кабул итү бүлеге начальнигы Оксана Левкина хатын-кызларга балаларны җәйге эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәр итте һәм яшүсмергә «Россия эше» порталында ничек дөрес гариза бирергә кирәклеген җентекләп аңлатты. Шулай ук чарада катнашучылар актив мәшгульлек формалары бүлеге начальнигы Светлана Лендадан үз балаларына каникулларда үзләрен мәшгуль итәргә ничек ярдәм итәргә мөмкинлеге турында киңәшләр алдылар, мәшгульлек хезмәте хезмәтләре, «Демография» илкүләм проекты кысаларында уку мөмкинлекләре, үз эшләрен ачуда дәүләт ярдәме һәм адреслы социаль ярдәм алу мөмкинлеге турында белделәр.

Карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне үстерү һәм саклау бүлеге начальнигы урынбасары Марина Кондрабаева хатын-кыз өчен психологик сәламәтлекнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук тормыш кыйммәтләрен билгеләүгә тест үткәрде.

Ахырда кадрлар үзәгенең финанс ярдәме белән талантлар мәктәбе ачкан Алинә Гаязова бизнесны балалар тәрбияләү һәм гаилә турында кайгырту белән берләштерү буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Очрашу диалог форматында узды. Мондый чараларны киләчәктә дә уздырырга планлаштыралар. Практик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән сорауларны карау планлаштырыла: хатын-кызларны ихтыяҗлы һөнәрләр буенча укыту, социаль гарантияләр буенча законнарга үзгәрешләр кертү, социаль контракт төзү мөмкинлеге һ. б.

Яр Чаллы шәһәренең кадрлар үзәге каршында хатын-кызлар клубы оештырылган вакытта утырышларда 100 дән артык хатын-кыз катнашты, һөнәри белем бирү буенча консультацияне 26 хатын-кыз алды, 15 кеше һөнәри белем алуга җибәрелде, 26 катнашучыга психологик ярдәм күрсәтелде, 13 кеше үз эшен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International