Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик программа оештырдылар. Чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.
23 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме инвалидлары өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча төркемле дәрес үткәрделәр.
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Билгеләрдән хәрефләргә. Каеннан битләргә кадәр» дигән чарада катнаштылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү кысаларында тәрбиячеләр Надежда Максютина һәм Зөлфирә Нигъмәтҗанова «Славян әлифбасы» дигән интеграцияле дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – балаларны рус халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү.
Ел саен 26 майда Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән Россия эшкуарлыгы көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче, Россиядә кече, урта һәм эре бизнес эше өчен уңайлырак мохит булдыруга ярдәм итүче чаралар турында махсус видеороликлар сериясе әзерләде.
Буа муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Чараларны «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль хезмәте хезмәткәрләре үткәрә.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия узды. Хезмәткәрләр балаларга үз эшләре, мәшгульлек хезмәтләре турында сөйләделәр, эш урыннарын күрсәттеләр.
Казан шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталендә эш киңәшмәсе узды, аның барышында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук Казан шәһәренең Мәскәү районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Наилә Фазылова катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тылсымлы җеп» мастер-классында булдылар. Ул «Салават күпере» яшьләр-яшүсмерләр клубында узды.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр белән танышабыз» циклыннан экскурсия оештырдылар. Ярымстационар төркем тәрбияләнүчеләре тегү остаханәсендә булдылар, анда тегү эше, тегү җиһазлары турында күзаллауларын киңәйттеләр, тегүче кулланган материаллар, кораллар, җайланмалар белән таныштылар.