«Исток–Башлангыч» үзәгендә балигъ булмаганнарның закон алдындагы җаваплылыгы турында сөйләштеләр

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина «Балигъ булмаганнарның закон алдында җаваплылыгы» дигән чара үткәрде. Аның максаты – теге яки бу гамәлләр өчен яшүсмернең җаваплылык формалары турында яңа белемнәрне исәпкә алып, үз-үзләрен тотышы моделен аңлы рәвештә сайлауны формалаштыру.

Дәрес барышында балалар шаярту, явыз ниятле гамәл, җинаять төшенчәләре белән таныштылар. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлана һәм җинаятьләр өчен нинди җәзалар кулланыла икәнен аңлаттылар.

Чара ахырында белгеч катнашучыларга шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратты. Шулай ук барлык теләүчеләр дә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International