22 майда Казанның сукыр һәм начар күрүче балалар өчен 172 нче коррекция мәктәбендә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән дәрес узды. Чара тою, вак моторика һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Башта укучылар квестта катнашу өчен өч командага бүленделәр. Аннары алар төрле биремнәр үтәделәр, интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне кызыксынып үтәделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.