Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Светлана Савинова социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр белән Интернетта мошенниклык турында профилактик әңгәмәләр үткәрде.
Тыңлаучыларга мошенниклыкның төп төрләре, кешеләрне алдау схемалары турында искә төшерделәр, мошенникларның акча урлар очракларын аңлаттылар.
«Үз максатларына ирешү өчен мошенниклар барлык ресурсларны куллана: телефон, сайтлар, онлайн банк, мобиль банк һ. б. Һәрвакыт уяу булырга, беркемгә дә үз банк карталарыңның мәгълүматларын җиткермәскә кирәк», – дип билгеләп үтте Светлана Александровна.
Барлык катнашучыларга мәгълүмат киңлегендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча киңәшләр бирелде, аларны үтәү мошенниклар корбаны булмаска ярдәм итә ала. Шулай ук социаль учреждение хезмәткәрләре һәмхезмәт алучылар өчен файдалы киңәшләр белән стенд ясалган иде.