Динә Макеева: «Татарстан – «Абилимпикс» хәрәкәтенең флагманы»

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

«Абилимпикс» милли үзәге җитәкчесе Динә Макеева 19 майда Татарстан Республикасы региональ чемпионатының эшлекле программасының пленар өлеше чараларында катнашты. Чемпионат 5–30 майда Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Арчада, Лениногорскида, Бөгелмәдә, Нурлатта, Әлмәттә, Болгарда, Лаешта уза.

«Татарстан һәрвакыт «Абилимпикс» хәрәкәтендә флагман булды, чөнки күп кенә компетенцияләр чемпионатка Татарстан Республикасы инициативасы буенча кертелде. Төбәкнең колледжлары һәм хәтта югары уку йортлары да новаторлар булды», – дип билгеләп үтте Динә Макеева.

Татарстан Республикасы «Абилимпикс» региональ чемпионатының эшлекле программасының пленар өлеше кысаларында «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы – Татарстан Республикасында «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү координаторы җитәкчелегендә мәгариф оешмаларында хәрәкәтне үстерү өчен җаваплы һәм баш экспертлар киңәшмәсе узды. Шулай ук чарада инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү практикасын күрсәтүче өч диалог мәйданчыгы эше үткәрелде.

Көннең икенче яртысында ТР Иҗтимагый палатасының инклюзив белем бирүне үстерү перспективалары һәм аның мөмкинлекләрен махсус балаларны интеграцияләү өчен куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәле узды. Шунысы игътибарга лаек, хәзерге вакытта төбәкнең Иҗтимагый палатасында остазлык институты булдырыла, аның бурычларының берсе – социаль-икътисади үсеш һәм социаль лифтлар булдыру өлкәсендә перспективалы проектларны алга сөрү.

Быел Татарстан Республикасында «Абилимпикс» региональ чемпионатының ярыш программасында рекордлы 1 233 кеше катнаша, шул исәптән 414 укучы, 425 студент һәм 394 белгеч. Чемпионат 91 компетенция буенча уза.

https://abilympics-russia.ru сайты материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International