22 майда Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чара узды.
Тәрбиячеләр спорт һәм сәламәтлек темасына түгәрәк өстәл оештырдылар. Балалар видео карадылар һәм фикер алыштылар. Һәр тәрбияләнүче үз карашын яклады, аның тәкъдиме сәламәт яшәү рәвеше нормаларына туры килүен исбатлады.
Барлык балалар да уртак фикергә килделәр: сәламәтлек – кешенең иң мөһим кыйммәте, аны теләсә кайсы яшьтә сакларга һәм ныгытырга кирәк.