ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

26 майда РФ Иҗтимагый палатасында инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның «Дөньяны бергә үзгәртәбез» иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсының финал чарасы узды.

Түбән Кама муниципаль районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә чираттагы тапкыр «Яхшылык эшлә» инициатив төркеме вәкилләре килде.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Сенсорлы интеграция методикасы нигезендә үсешләре бозылган балалар өчен хәрәкәт терапиясе» темасына квалификация күтәрделәр.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре белән «Янгын куркынычсызлыгы» темасына әңгәмә узды.

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лилия Зарифуллина һәм Снежанна Горбунова «Минем ихтыяҗларым» темасына чара оештырдылар. Ул психик тайпылышлы кешеләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.


26
май, 2023 ел
җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-медицина эше чараларының яңа стенд-планы барлыкка килде.

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен кече Сабантуй оештырдылар.

23 һәм 24 майда Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Чемпионатының 13 компетенция буенча региональ этабы узды.

24 майда Нурлат шәһәрендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара тернәкләндерү эшен оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының инновацион социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар өчен «Джунгли» төркемле дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International