Түбән Каманың «Балкыш» приютына волонтерлар килде

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә чираттагы тапкыр «Яхшылык эшлә» инициатив төркеме вәкилләре килде. Алар балалар һәм яшүсмерләр белән кабат спорт үлчәүләре оештырдылар һәм яхшы нәтиҗәләр билгеләделәр. Бу приютта балаларның физик үсеше өчен барлык шартлар тудырылганлыгын күрсәтә: балалар үз көннәрен иртәнге гимнастикадан башлыйлар, ә ял итү эшчәнлеге сыйфатында спорт чаралары һәм күчмә уеннар үткәрелә.

Спортта уңышларга ирешкән балалар өчен волонтерлар татлы призлар, ә спортны яратырга өлгермәгәннәр өчен – үгет-нәсыйхәт сүзләре әзерләделәр.

«Яхшылык эшлә» инициатив төркеме приютта еш кунаклар. Балалар белән волонтерлар мастер-класслар үткәрәләр, яшүсмерләр өчен лекцияләр һәм әңгәмәләр оештыралар, спорт бәйрәмнәре үткәрәләр, шуның белән актив социаль позициянең ачык мисалын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International