24 майда Нурлат шәһәрендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара тернәкләндерү эшен оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Киңәшмәне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина алып барды.
Шулай ук киңәшмә кысаларында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Баулы һәм Нурлат районнары муниципаль комиссияләре рәисләре гаиләләр белән эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.