Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен кече Сабантуй оештырдылар.
Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын һәм әһәмиятен белделәр, спорт ярышларында катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Шәһәрнең үзәк паркындагы чарага приютта тәрбияләнүче 12 кеше килгән иде.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар патриотлык тәрбияләүгә, үз халкыңның мәдәни кыйммәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.