26 майда РФ Иҗтимагый палатасында инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның «Дөньяны бергә үзгәртәбез» иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсының финал чарасы узды.
«Инвалид балалар һәм өлкәннәр тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән коммерциячел булмаган оешманың иң яхшы төбәк практикасы» номинациясендә «Балаларда көч» хәйрия фонды лауреат булды. Ул «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәкләре челтәре» практикасын тәкъдим итте. Практика җитәкчесе Адель Заһретдинов.
«Адаптив физик культура һәм спорт өлкәсендә коммерциячел булмаган оешманың иң яхшы төбәк практикасы» номинациясендә «Инклюзив спорт шимбәсе» практикасы лауреат булды. Аны Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге тәкъдим итте. Җитәкчесе – Лариса Парфенова.
Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы РФ Иҗтимагый палатасында узды. Лауреатлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.