«Опека» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре белән «Янгын куркынычсызлыгы» темасына әңгәмә узды.

Чарага спикер сыйфатында Әлмәт муниципаль районының янгын күзәтчелеге начальнигы Равил Хөсәенов чакырылган иде. Катнашучыларга әңгәмә темасының актуальлеге турында искә төшерделәр, уяу булырга һәм өйдә, урамда һәм башка урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар. Оештыручылар шулай ук катнашучыларга тематик белешмәләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International