Алабуга интернат-йортында яңа мәгълүмати стенд барлыкка килде

2023 елның 26 мае, җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-медицина эше чараларының яңа стенд-планы барлыкка килде.

Стендта фамилияләре буенча беренче катта яшәүчеләрнең ашату, карау, гигиена процедуралары, даими контроль, температураны, басымны контрольдә тоту, дарулар кабул итү, памперсларны алыштыру һ. б. таләп ителә торган авырулар чагылдырылган. Хәзер персоналга үз карамагындагыларның барлык үзенчәлекләре турында истә тоту җиңелрәк, ә өлкән шәфкать туташы Валентина Недопекина һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Регина Афанасьева яшәүчеләрнең торышын даими контрольдә тота. Планда барлык үзгәрешләрне билгелиләр һәм социаль-медицина чараларына төзәтмәләр кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International