РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 1 өлеше, шулай ук «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 12 июнь – Россия көне һәм 28 июнь – Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. Бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге бүлекләренең / филиалларының эш графигы үзгәрә.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Арыганлык белән көрәшәбез» мини-тренингы узды. Аны социаль хезмәтләр алучыларның психологик һәм физик арыганлыгын профилактикалау максатыннан үткәрделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионатта катнашты.
26 майда Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру оештырылды. Акциядә «Россия эше» кадрлар үзәгенең 20 белгече актив катнашты. Үзәк хезмәткәрләре «Прибрежный» паркында урман массивы территориясен җыештырдылар.
«Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтлесе» XI республика конкурсының финалы 26 майда Яр Чаллы шәһәренең «Жемчужина» профсоюз шифаханәсендә узды.
26 майда Әгерҗе муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар директорлары һәм хезмәткәрләре өчен «Һөнәри юнәлеш бирүне үстерү перспективалары, үстерүче һөнәри юнәлеш бирүче мохит булдыру» дигән күчмә семинар-киңәшмә узды.
23 һәм 24 майда Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабы узды.
«Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешма инвалидлар өчен уңайлы мохит, товарлар һәм дәүләтнеке булмаган секторда хезмәтләр булдыруга юнәлдерелгән «Һәркем өчен ачык» инклюзив проектын гамәлгә ашыра.
1 февральдән 15 майга кадәр «ПРОФЛИДЕР» мәгариф үзәге мәгълүмати ачыклык һәм куркынычсызлык системасын үстерүгә, коррупциягә каршы торуга, шәхси мәгълүматларны яклауга һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән мәгариф, мәдәният һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы оешмаларының сайтларын алып бару буенча бөтенроссия интерактив конкурслары оештырды һәм үткәрде.