Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Сенсорлы интеграция методикасы нигезендә үсешләре бозылган балалар өчен хәрәкәт терапиясе» темасына квалификация күтәрделәр.
Квалификация күтәрү курсы 22–26 майда уздырылды. Укыту Татарстан Республикасында аутизм спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләрне комплекслы озата бару концепциясен тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.
Үзәк белгечләре сенсор интеграциясе турында белемнәрен актуальләштерделәр, үсешләре бозылган балаларга социаль хезмәтләр күрсәтүне яхшырту өчен гамәли инструментлар алдылар.