«Апрель» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Абилимпикс» региональ чемпионатында катнаштылар

2023 елның 26 мае, җомга

23 һәм 24 майда Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Чемпионатының 13 компетенция буенча региональ этабы узды.

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Вадим Володин һәм Данил Евтеев «Фоторепортер» һәм «Студия фотографы» компетенцияләре буенча ярышларда катнаштылар.

Фотограф-репортерлар чемпионат үткән бина буйлап хәрәкәт итәләр һәм башка компетенцияләрнең төрле мәйданчыкларында фотолар төшерәләр. Студия фотографлары турыдан-туры студиядә эшләгәннәр һәм креатив автопортретлар ясаганнар, шулай ук натюрморт төшергәннәр. Шул ук вакытта алар фотога төшерү өчен бирелгән әйберләрнең кызыклы урнашуын үзләре уйлап чыгарганнар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Вадим Володин студентлар арасында үз компетенциясе буенча 3 урынны ала, Данил Евтеев катнашучы дипломы белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International