Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лилия Зарифуллина һәм Снежанна Горбунова «Минем ихтыяҗларым» темасына чара оештырдылар. Ул психик тайпылышлы кешеләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Дәрес уен форматында узды. Катнашучылар төп икътисади төшенчәләр турында белделәр, финанс өлкәсе белән бәйле тормыш ситуацияләрендә үзләрен дөрес тотарга, теләкләрне ихтыяҗлардан аерырга өйрәнделәр. Чара кызыклы һәм файдалы булды.