ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 32 673 берәмлек тәшкил итә.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан халыклары уеннары» дигән ял чарасы булып узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен онлайн сервислар» дигән чара уздырылды. Ул гражданнарның компьютер грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова хезмәттәшләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узган «PRO Социум» белем бирү программасы буенча укуларын тәмамладылар.

Җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның файдалы ялын оештыру максатыннан 25 июльдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен типографиягә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Арт-фантазия» түгәрәге кысаларында Наталья Щербакова традицион булмаган рәсем ясау техникасында дәрес үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-ана булуга әзерлек, әниләрнең яңа туган балалардан баш тартуын кисәтү, туулар санын арттыру буенча «Гнездышко» гаилә институтын ныгыту буенча яшьләр белән мәгърифәтчелек эше программасы гамәлгә ашырыла.

25 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә «Борынгы әйберләр тарихы» дип аталган виртуаль экскурсиядә булдылар. Чарада катнашучылар авылның үткәндәге көнкүреше һәм традицияләре белән таныштылар.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яхшылык букчасы» акциясе үткәрелә, аның максаты – үзәктә тернәкләнүче күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International