Министрлыкта 2023 елга өстенлекле бурычларны үтәүгә арадаш йомгак ясалды

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Министрлыкның 2023 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру турындагы доклад белән министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2023 елда гамәлгә ашыру өчен өстенлекле 5 максат билгеләнгән иде.

Беренче максат – «Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклау. Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан 90 % да ким булмаган балаларны гаилә формасына чыгаруны тәэмин итү».

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында 906 тәрбияләнүче социаль тернәкләндерү узган. Эш нәтиҗәләре буенча гаилә формасында яшәүгә чыккан балигъ булмаганнар өлеше 95,2 % тәшкил итә. Социаль приютлардан 441 балигъ булмаган бала чыгарылган, гаилә формасында – 420 бала.

Икенче максат – «Эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарның ким дигәндә 65 % эшкә урнаштыру».

2023 елның 6 аенда мәшгульлек хезмәте органнарына 16 930 граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның 11 385 кешесе эшкә урнаштырылган, бу мөрәҗәгать итүчеләрнең 67,3 % тәшкил итә.

Өченче максат – «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспорты белән медицина оешмаларына авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның кимендә 20 % (ким дигәндә 32 мең кешене) профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыруга китерүне тәэмин итү».

1 июльгә медицина оешмаларына 34,8 мең кеше китерелгән, шул исәптән 29,3 мең татарстанлы диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә (18,1 %).

Дүртенче максат – «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан һәр эшсез кешегә сайлау өчен кимендә ике эш урыны тәкъдим итү».

Хәзерге вакытта Татарстанда бер эшсезгә 5 вакансия туры килә.

Бишенче максат – «Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында комплекслы тернәкләндерү һәм абилитация буенча хезмәтләр белән тәэмин итүне арттыру: инвалид балаларны 84 % 89 % кадәр (8,7 меңнән ким булмаган кеше), инвалидларны 80 % 85 % кадәр (7,6 меңнән ким булмаган кеше)».

Ел саен республикада комплекслы тернәкләндерү хезмәтләрен 19 меңгә якын инвалид һәм инвалид балалар ала. 2023 елның гыйнвар–июнь айларында тернәкләндерү үзәкләрендә комплекслы тернәкләндерү яки абилитация хезмәтләре 9 312 гражданга күрсәтелгән, бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 1,5 % югарырак.

2023 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның өстенлекле максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2023-god.htm?pub_id=3797744.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International