Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 32 673 берәмлек тәшкил итә. Шулардан:
- 21,5 % җитештерүдә (7,0 мең эш урыны);
- 8,5 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);
- 5,9 % транспорт өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);
- 4,9 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,6 мең эш урыны);
- 4,8 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,6 мең эш урыны);
- 3,4 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,1 мең эш урыны);
- 2,3 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,8 мең эш урыны);
- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
- 48,4 % – башка өлкәләр (15,8 мең эш урыны).
2023 елның 25 июленә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,19 кеше тәшкил итә. Рәсми рәвештә эшсезләр сыйфатында 6 150 татарстанлы теркәлгән.