Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яхшылык букчасы» акциясе үткәрелә, аның максаты – үзәктә тернәкләнүче күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү.
Белем көне алдыннан теләгән һәркем хәйрия ярдәме күрсәтә һәм букчага открытка, китап, уенчык, пеналлар, буяулар, пластилин, каләмнәр һәм башка канцелярия әйберләре сала ала.
Акция 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Балаларга мәктәп комплектларын тапшыру тантанасы август ахырында узачак.