«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр борынгы әйберләр тарихы белән таныштылар

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

25 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә «Борынгы әйберләр тарихы» дип аталган виртуаль экскурсиядә булдылар. Чарада катнашучылар авылның үткәндәге көнкүреше һәм традицияләре белән таныштылар.

Шулай ук өстәмә белем бирү педагогы Наталья Щербакова приютның формалашып килүче музее буенча реаль экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International