«Кама таңнары» приютының мәктәпкәчә яшьтәге балалары бармаклар белән рәсем ясыйлар

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Арт-фантазия» түгәрәге кысаларында Наталья Щербакова традицион булмаган рәсем ясау техникасында дәрес үткәрде.

Яшь рәссамнар җәйге темага рәсемнәр ясадылар. Буяулар белән эшләгәндә, алар үзләрен бармаклар һәм буяулар ярдәмендә уникаль рәсемнәр ясый ала торган сихерчеләр итеп хис иттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бармаклар белән рәсем ясау – бик файдалы шөгыль, ул кулларның вак моторикасын үстерә, сөйләм үсешенә ярдәм итә һәм балаларга күпкырлы тактиль хисләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International