«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен онлайн-сервислар белән таныштырдылар

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен онлайн сервислар» дигән чара уздырылды. Ул гражданнарның компьютер грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Белгеч социаль хезмәт алучыларга мөмкинлекләре чикле кулланучылар өчен өстәмә бушлай опцияләр турында сөйләде. Чарада катнашучылар бу мәгълүматны һәркем белән уртаклашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр, чөнки ул көндәлек тормышта заманча цифрлы технологияләрне нәтиҗәле куллану өчен кирәк.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International