Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм белгечләр табиб-невролог Ирина Холгова белән очраштылар. Чара «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге һәм инвалид булган аз хәрәкәтчән гражданнарның ялын оештыру һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
21 июльдә «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә экскурсия оештырдылар.
Иҗади конкурс социаль хезмәтләр алучыларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга этәрергә, аларның иҗади потенциалын үстерергә һәм ачарга, шулай ук иҗади коллектив җитәкчеләренең һөнәри осталыгын арттырырга гына түгел, ә аларның тәҗрибәсен дә таратырга тиеш.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Светофор» дип аталган яшүсмерләрнең девиант тәртибен төзәтү һәм психологик тикшеренү программасын тормышка ашыру кысаларында агрессивлыкны профилактикалау буенча дәрес үткәрде.
Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, балык тотуны яратучылар, психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә Олы Бисярино авылындагы күлгә бардылар.
Бүген Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Ольга Фролова һәм Елена Тарасова «Минем имин җәй» дигән танып белү чарасы үткәрделәр.
Татарстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «ТКХ видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде. Ул социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Ел саен «2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасы чаралары кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан җәйге каникул һәм укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше оештырыла.