«Астра» үзәге директоры хезмәттәшләре белән «PRO Социум» программасы буенча укуларын тәмамладылар

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова хезмәттәшләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узган «PRO Социум» белем бирү программасы буенча укуларын тәмамладылар. Белем бирү курсы «Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад» дәүләт программасы кысаларында, «Социаль өлкәдә идарә итүнең заманча технологияләре» өстәмә һөнәри программасы буенча идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Уку вакытында илнең биш төбәгеннән социаль өлкә җитәкчеләре бергәләп проект төркемнәрендә эшләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, превенциянең инновацион технологияләре һәм креатив индустрия практикасы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International