«Ышаныч» үзәгеннән балалар Татарстан халыклары уеннары белән танышуларын дәвам итәләр

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан халыклары уеннары» дигән ял чарасы булып узды.

Катнашучылар төрле татар, рус, башкорт һәм мари халык уеннары белән таныштылар. Шулай итеп аларда Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм яшәү рәвеше турында күзаллау формалаша.

Тәрбияче Нина Галкина фикеренчә, мондый уен дәресләре балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыра, мәдәни ял итәргә өйрәтә, җитезлек, реакция тизлеге, сөйләм, хәтер, игътибар һәм иҗади сәләтләрне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International