ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 2022 елдан «Парк ретриты» технологиясе кулланыла. Дәресләрне учреждение психологы үткәрә. Максатлы төркемгә ялгызлыкка бирелүчән, ярсучан һәм борчулы социаль хезмәтләр алучылар керә.

8 августта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгече «Дон» күпфункцияле комплексын кулланып дәрес үткәрде.

9 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре белән мәгълүмати-консультацион очрашу оештырылды. Чара социаль хезмәтләр алучыларга аларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт белгечләре» дигән спорт чарасы узды. Аны физиотерапия буенча шәфкать туташы Лилия Нәбиева үткәрде.

7 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтү хезмәтләрен оештыру, аутизм спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләрне озата бару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне уздырды.

Бүген, 8 августта, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар учреждениегә нигез салынганына 44 ел тулуны билгеләп үтәләр. Интернат-йорт 1979 елдан бирле эшли һәм бүгенге көнгә кадәр үз эшчәнлеген алып бара.

«Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Мин – әни. Яңа туган бала өчен үсеш мохитен оештыру» грант социаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә тармак белгечләре өчен укыту семинары узды. Тыңлаучыларны йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалары булган хатын-кызлар белән эшләүгә кертелгән инновацион технологияләр белән таныштырдылар.

Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Советлар Союзы Герое Николай Сентюков һәйкәле янындагы территорияне җыештыру буенча традицион акция үткәрделәр. Чарада волонтерлар отрядыннан сигез кеше катнашты.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-технологияне гамәлгә ашыру өчен киптерелгән җиләк-җимеш әзерләү белән шөгыльләнәләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр интернат бакчасында алма җыйдылар, аннары ачык җәйге беседкада аларны барладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International